Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый

2019 елның 7 июне, җомга

  «Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, кунаклар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. 
           Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагы-лыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунак-чыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә. Сабан туе – ул, беренче чиратта, игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Кадерле дуслар! Туган җиргә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт белән башкарган авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен без сезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелгә бәйрәм рухы өсти. Сабантуй бәйрәмнәрендә һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын! 
Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, ба-су-кырларыбызда мул уңыш үстерик.Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хи-сләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус һәм тату, үзара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора. Без яшәгән гүзәл Кайбыч җирендә дә рухи байлык, туганлык һәм үзара татулык чишмәсе беркайчан да кипмәс-саекмас. Сабантуй һәрберебезгә шатлык-куанычлар, күтәренке рух, нәтиҗәле иҗат һәм хезмәт өчен көч-куәт бирсен! Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International