Эшлекле киңәшмәдә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
         Әлеге киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Марат Идрисов, Кайбыч үзәк район сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хамидуллин докладларын тыңладылар.

       "2019 елның 1 кварталы өчен авыл җирлекләре рейтингы» дигән доклад белән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

        Киңәшмәдә ягу сезоны, Җиңү көненә багышланган бәйрәмгә әзерлек, янгын куркынычсызлыгы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International