Кайбыч муниципаль район Советының 31 нче утырышы узды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

 Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 31 нче утырышы узды. Утырышта депутатлар, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, бүлек башлыклары, район газетасы вәкилләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
         Утырышта район бюджеты үтәлеше, яңа редакциядә район Уставы проекты турында, Совет карарына үзгәрешләр кертү турында, җирле үзидарә органнарының законга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында Нигезләмәне раслау, Муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында, районда мемориаль такта урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында, район территориясендә җирләрдән файдаланган өчен муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау, Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International